tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өмет» газетасы: Без үзебезнең шәҗәрәбезне төгәл белергә, аны кадерләп сакларга бурычлы
«Өмет» газетасы: Без үзебезнең шәҗәрәбезне төгәл белергә, аны кадерләп сакларга бурычлы

«Өмет» газетасы: Без үзебезнең шәҗәрәбезне төгәл белергә, аны кадерләп сакларга бурычлы

Ульяновски өлкәсендәге Николаевка районы Зур Чирекле авылында танылган дин әһеле Ярулла Хайрулла улы Бирюковның нәсел дәвамчылары очрашты.

Гаилә – ул нәселнең дәвам итүе. Аның чишмә башы еракларга барып тоташа. Карт бабаларыбыз белән карт әбиләребез безнең бабаларыбыз белән әбиләребезгә, әтиләребез белән әниләребезгә гомер бүләк иткәннәр. Алар турында якты истәлекләр, күңел хатирәләре үткәннәр белән бүгенгене бәйләп, тоташтырып тора.

Тормыш мәшәкатьләре, ыгы-зыгысы белән тулып торган хәзерге заманда безне дөньяга китергән якыннарыбызны онытмаска тиешбез. Без үзебезнең шәҗәрәбезне – нәсел агачыбызны төгәл белергә, аны кадерләп сакларга һәм киләчәк буыннарга – бала-оныкларыбызга тапшырып калдырырга бурычлы.

Быелның август аенда Зур Чирекле авылында Ярулла Хайрулла улы Бирюковның нәсел дәвамчылары очрашты. Бу көнне аның балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары һәм оныкларының оныклары бер табын артына җыелдылар. Хәзерге вакытта исән-сау булган 130 кешенең 84е истәлекле очрашуда катнашты. Туганнарыбыз Самарадан, Ульяновскидан, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан һәм Төмәннән кадәр ерак юлны якын итеп кайтып җиттеләр.

1910 елда дөньяга килгән бабабыз Ярулла Хайрулла улы Бирюков Зур Чирекле авылында гомер иткән. Әбиебез белән матур гына яшәп, тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Озак еллар колхозда тырышып эшләп, «Атказанган колхозчы» исеменә лаек була. Бөек Ватан сугышы елларында районның трактор бригадасы бригадиры булып хезмәт итә, фронтка җибәрү өчен икмәк үстерә. СССР Верховный Советы Президиумының 1945 елның 6 июнендә имзаланган указы нигезендә, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

Бабабыз утыз ел дәвамында авыл мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. Авылда беренчеләрдән булып Мәккәгә хаҗ сәфәренә бару бәхетенә ирешә. Ул авылдашларының, район һәм өлкә мөселманнарының олы хөрмәтен һәм хөрмәтен казанып яши. Әбиебез сөйләвенчә, ул сәламәт яшәү рәвеше алып барган, бернинди начар гадәте дә булмаган. Кадерле бабабыз 99 яшенә җитеп фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Аның бабасы белән әбисе дә озын гомерле булганнар икән. Без якыннарыбызның – барча әрвахларның да рухларын шатландырып догалар кылдык.

Безнең барлык туганнарыбыз да – хатын-кызлар да, ир-атлар да хезмәтне яраталар, беркайчан да эшсез утырмыйлар, төрле кәсеп белән көн күрәләр. Тырыш, намуслы хезмәтләре өчен күбесе Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Алар арасында укытучылар, табиблар, эшмәкәрләр, сәүдә тармагы хезмәткәрләре бар. Хөрмәтле бабабызның бер оныгы – Әнвәр Гафаров тормыш юлын Россия армиясе белән бәйләде, махсус хәрби операциядә катнаша, өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсендәге туганыбызның Хөкүмәт бүләкләре дә бар. Аның улы Илдар әтисе юлын сайлады, ул – хәрби хезмәткәр.

Бабабызның улы Фәрит белән кызы Мәвлүдә изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә булып кайттылар. Балалары белән оныклары Коръән-Кәрим китабын кулларына алып укыйлар, оныкчыклары мәдрәсәдә белем ала.

Яшь буын вәкилләре әлеге очрашуга аеруча шатланды инде. Алар әлегә кадәр бер тапкыр да күрешмәгән туганнары, яшьтәшләре белән уртак тел табып, рәхәтләнеп аралаштылар, телефон номерлары белән алмаштылар. Димәк, буыннар бәйләнеше дәвам итә.

Иң шатландырганы, иң сөендергәне – без барыбыз да бергә җыелдык. Беркем дә үзенең нәселеннән, тамырларыннан баш тартмый булып чыкты, киресенчә, һәркайсы үз кавеме, ыруы, ике туганнан һәм өч туганнан туган туганнары турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тели. Озак еллар аралашмый торганнан соң да туганнар белән очрашырга, күрешергә, кардәшлек җепләрен яңартырга кирәк дип саныйбыз.

Истәлекле очрашудан соң беркүпме вакыт үткәч, Ярулла Хайрулла улы Бирюковның оныкчыклары һәм оныкларының оныклары, күрешү бәйрәмен искә төшереп, туганнар белән ярты елга бер тапкыр булса да очрашасы иде, дип белдерделәр. Димәк, алар туганлык, кардәшлек җепләренең нинди хәлдә булуына битараф түгел. Шуңа күрә безнең буын туганлык мөнәсәбәтләрен кадерләп сакларга, өзмәскә һәм аларны ныгыту өстендә эшләргә бурычлы.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*