tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Вице-премьер вазыйфасында расланды
Васил Шәйхразыев Вице-премьер вазыйфасында расланды

Васил Шәйхразыев Вице-премьер вазыйфасында расланды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында республиканың Премьер-министры урынбасарлары расланды. Әлеге кандидатураларны Татарстан парламенты депутатларына яңа сайланган хөкүмәт рәисе Алексей Песошин тәкъдим итте.
Васил Шәйхразыевны тәкъдим иткәндә ул түбәндәге нотык белән чыгыш ясады.
– Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләт, җәмәгать һәм дини структуралар арасында конструктив хезмәттәшлек җайга салынды, бу исә үз чиратында безнең республиканың Россиядә социаль-тотрыклы субъектларның берсе булып калуын тәэмин итә. Васил Габтелгаяз улы республикада һәм аның чикләреннән читтә дә абруй казанган, белемле, эффектив җитәкче, – дип чыгыш ясады Алексей Песошин.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм бөтен Җир шары буйлап сибелеп яшәүче татар халкы Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевны әлеге вазыйфага раслануы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итә. Шушы авыр һәм мактаулы хезмәттә алга таба да яңа үрләргә ирешеп, армый-талмый эшләргә язсын Сезгә. Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек, иминлек, уңышлар насыйп итсен.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*