Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы беренче оешмасының 25 еллыгы уңаеннан булган сәфәр барышында шәһәр үзәгендәге Габдулла Тукай исемен йөрткән үзәк китапханә белән дә таныштырдылар. Китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Анфиса Фазутдинова «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, китапханәләр хәзерге көндә күпкырлы хезмәт башкаруын ассызыклады.
«Әлеге китапханәдә 2014 елдан алып эшлим. Моннан 10 ел элек безнең бина яңартылды һәм без яңадан ачылдык. Без язучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. «Кама таңнары» дип аталган әдәби берләшмәбез бар. Менә әле «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Моратны көтәбез. Аннан рус язучылары белән дә даими элемтәдә торып, иҗат кичәләре оештырабыз. Аннан соң китапханә – бер коворкинг урынга да әйләнде. Тәрәзә буендагы эскәмияләрдә яшьләр утырып кына түгел, хәтта ятып та укый. Әдәби кафебызны да яраталар», – диде ул.
Әңгәмәдәш китапханәче булып 1987 елдан бирле эшләвен һәм хезмәт кенәгәсендә шушы һөнәр иясе булып кына язылуын да әйтте.
«Китапханәләр системасында гомерем буе эшлим. Хезмәт юлымны Мамадышта башладым. Анда өч ел эшләп, аннары кияүгә чыгып, Себер якларына киттем. Себердә дә китапханәдә эшләдем, Түбән Камага кайткач та эшемне дәвам иттем. Китапханәләр соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде, гаять заманчаланды. Укучы яшьләребез дә артып китте, алар монда китап укыр өчен генә керми, Wi-Fi зона өчен дә киләләр. Шуннан репетиторлар да укучылары белән шөгыльләнергә безнең залларга килә», – дип сөйләде ул.
Фазлутдинова әйтүенчә, үзәк китапханәнең балалар бүлеге халыкның гаилә мәктәбенә дә әверелә. Ул үзенең кияве дә ике баласы белән килүен дә сөйләп үтте. Шулай ук китапханәдә күптән түгел генә Актанышның «Агыйдел дулкыннары» һәм Түбән Каманың «Тама таңнары» әдәби иҗат берләшмәләре шагыйрәсе Рәмзия Вәлиеваның яңа «Тынычлыгын телим дөньяның» басмасының китап туе үткән. Октябрь аенда китап сөючерләрне ил башкаласы Мәскәү язучылары белән очраштырырга ниятлиләр.
Үзәк китапханә фонды күләме 61 мең дә 435 нөсхә документны тәшкил итә. 2014 елның 1 октябреннән Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасын Гөлназ Арсланова җитәкли. 2015нче елда Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә һәм Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасына зур үзгәрешләр кертелгән. Үзәк китапханәдә капиталь төзекләндерү эше башкарылган, заманча җиһазлар, китап укучыларга ирекле файдалану өчен китаплар һәм вакытлы матбугат урнаштырылган.