tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Телне саклау өчен, өйдә татар телендә сөйләшә идек”
“Телне саклау өчен, өйдә татар телендә сөйләшә идек”

“Телне саклау өчен, өйдә татар телендә сөйләшә идек”

«Әби-бабаларым Чиләбе якларыннан Кытайга китеп урнашканнар. Әти-әнием дә Кытайда туып-үскән, мин дә анда университет бетереп, Казанга укырга килдем һәм монда кияүгә чыгып калдым. Кытайда яшәүче татарлар ризыгы – кишер катламасы пешереп килдем.

Әниемнең әтисе шәһәрдәге бердәнбер Байтулла мәчетендә имам булып торган. Милли гореф-гадәтләрне, телне саклап калу өчен, өйдә татар телендә сөйләшә идек. Әти: «Капкадан чыккач, нинди телдә сөйләшсәгез дә ярый, капкадан кергәч, безнең монда – кечкенә генә дәүләт, һәм без аны саклап калырга тиеш», – дип тәрбияләде. Урамда балалар белән уйныйбыз, кытай, уйгыр телендә сөйләшәбез, ләкин капкадан кергәч, һәрвакыт татар телендә сөйләшә идек, телне шулай саклап калдык. Әни өйдә һәрвакыт әтием яраткан ризыкларны пешерә иде, әтием бүгенге көндә инде вафат, шуңа күрә мин, аның истәлегенә, ул бик яратып ашый торган кишер катламасы пешерәм.

Әлеге ризыкны пешерү бик җиңел – кишерне кыргыч аша чыгарабыз, шикәр комы, май салабыз. Нәзек итеп камыр җәябез һәм әлеге камырга кишерне рулет сыман җәябез, пешерүен мантый савытында парда пешерәбез. Чәйгә бик тәмле ризык килеп чыга», – дип сөйли ул.

Абыстайлар җыелышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*