Һәр төбәктә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – юллар, урамнарның төзек булуы. Рашид Камил улы Әхәтов җитәкчелегендәге Яңа Смәил авыл төбәгендә соңгы елларда урамнарда юлларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.
Бу елгы җәйдә Яңа Смәил авылында “Җирле инициативалар” программасы буенча Труда урамының чокырлы иң начар 200 метр җиренә вак таш түшәгәннәр. Бу эш 600 мең сумга төшкән.
– Киләсе җәйдә бу урамның калган өлешенә дә вак таш җәеп чыгарга мөмкинлек бар, әгәр дә “Җирле инициативалар” программасы буенча биргән гаризабыз үтсә, – дип өметләнә авыл хакимияте башлыгы Рашид Камил улы. Билгеле, урам юлын төзекләндерүгә кирәкле акчаның күп өлешен хөкүмәт бирсә, бераз өлеше авыл халкыннан җыелырга тиеш.
Шулай ук бу авылның Коммунальная, Свободы урамнарына да шул ук программа буенча вак таш җәю бурычы алга куелган.
– Хөкүмәткә бирә торган гаризабыз әзер. Коммунальная, Свободы урамнарын төзекләндерү – 2 миллион, Труда урамы 1 миллион сумга төшәчәк, – ди хакимият башлыгы. Эш барып чыксын өчен авыл халкының терәге кирәклеген тагын бер кат искәртә ул.
Авылның Центральная урамының асфальт салынган өлешеннән үткәндә, һәркем рәхмәт укый торгандыр. Узган елда авыл эшмәкәрләре үзара акча җыеп, бу урамның 400 метр буена асфальт түшәгәннәр. Монда 100 мең сум белән авыл төбәге хакимияте дә ярдәм иткән, күпмедер өлеш авыл халкы да керткән. Бу елгы җәйдә эшмәкәрләр үзләре генә шушы ук урамның асфальтлы өлешен 140 метрга дәвам иткәннәр. Асфальт бетеп, 650 метр озынлыкта “Җирле инициативалар” программасы буенча вак таш җәелгән.
Рәмзия ХӘКИМОВА.