Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Луганск Халык Республикасына килде.
Милли Шура рәисе Луганск шәһәрендә татар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Биредә Республиканың 9 шәһәреннән барлыгы 600 гә якын татарлар җыелган иде. Очрашу барышында милли мәдәниятне саклау, татар телен өйрәнү мөмкинлекләрен киңәйтү, уртак мәдәни чаралар һәм белем бирү проектлары турында фикер алышынды.
Катнашучыларны шулай ук «Чишмә «татар мәдәни үзәге” Луганск региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлфия Кәбирова сәламләде. Ул зур масштаблы бәйрәм оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына барлык Луганск Халык Республикасы татарлары исеменнән рәхмәтләрен җиткерде, Татарстанның һәм Бөтендөнья татар конгрессының һәрдаим игътибарын күреп яшәүләрен әйтте. Алга таба ул Васил Шәйхразыевка һәм “Агыйдел” ансамбленә Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Таң” шәһәр татар мәдәни үзәге” Алчеевск иҗтимагый оешмасы рәисе Флюр Карачурин Алчеевск татарлары исеменнән рәхмәтләрен җиткерде, аларның бердәм булып чарага җыелып килүләрен әйтте.
Луганск Халык Республикасы татарлары белән очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Наил улы Садыйков та катнашты. Очрашу җылы, дусларча мохиттә үтте. Васил Шәйхразыев татар оешмаларының актив эшчәнлеген югары бәяләде.
Чара алдыннан барлык тамашачыларга “Татарлар” газетасын, чара ахырында һәр тамашачыга Казан күчтәнәче – чәк-чәк өлешелде. Фильм караганнан соң Татарстанның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Концерт Луганск халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде, милли сәнгатьнең дуслык һәм бердәмлек күперен тагын да ныгытты. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамленең һәр чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде, артистларга күпләп чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Бай эчтәлекле концерт “Туган тел” җыры белән тәмамланды.