tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк, Луганск Халык Республикаларына һәм Ростов өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк, Луганск Халык Республикаларына һәм Ростов өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк, Луганск Халык Республикаларына һәм Ростов өлкәсенә бара

Бүген, 10 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк, Луганск Халык Республикаларына һәм Ростов өлкәсенә бара.

Сәфәр кысаларында ул татар милли җәмгыять вәкилләре белән очрашачак, төбәкләрдәге татарларның мәдәни һәм иҗтимагый тормышы белән танышачак. Шулай ук биредә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты да планлаштырылган.

Эш программасында шулай ук Ростов өлкәсендәге татар оешмалары белән фикер алышулар, төрле өлкәдәге хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерү, киләчәк проектлар буенча килешүләр көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*