tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЛениногорскныңҮзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте
ЛениногорскныңҮзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте

ЛениногорскныңҮзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте

9 октябрь көнне, Лениногорск шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Ул ТР Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Мәдәният министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырыла. Жюри составында Лениногорск шәһәрендә эшләп килүче Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, китапханәчеләр һәм Казан шәһәре Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина булды.

Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Шигъри ярыш шәһәр һәм район мәктәпләреннән әдәбиятны яраткан, нәфис сүз сәнгатен аңлаган 29 укучыны берләштерде. Алар өч категориядә көч сынаштылар (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар).
Сәнгатьле сөләүчеләр бәйгесендә катнашучылар әдәби әсәрләрнең тирәнлеген һәм матурлыгын күңелләре аша үткәреп, тыңлаучыга җиткерә алдылар. Бәйге йомгаклары буенча төрле яшьтәге балалар арасыннан иң талантлы 3 укучы җиңүче дип табылды. Алар арасында Иске Иштирәк гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Фәтхетдинова Диләрә, 11 гимназиянең 5 сыйныф укучысы Гатин Ислам һәм Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Вафина Диана.
Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаеклы дип табылдылар. Шулай ук бәйгедә катнашучы һәр укучы дипломга ия булды. Ә җиңүчеләр исә киләсе елның апрель аенда Казан шәһәрендә узачак республикакүләм бәйгедә Лениногорск районы данын яклаячаклар.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова – Шәмсуарова алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*