10 нчы октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров рәислегендәге жюри комиссиясе бәйгегә килгән эшләр белән танышып үз бәяләмәләрен бирделәр. Конкурсның географиясенә килгәндә, быел 3 нче тапкыр уздырылып килүче бәйгегә Россиянең 13 регионыннан 31 эш килде.
Катнашучылар арасында Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикалары, Түбән Новгород, Киров, Омск, Ульяновск, Самара, Төмән, Ленинград өлкәләре һәм Пермь крае бар.
Бәйгенең гомум нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге 17 нче октябрь көнне Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы вакытында игълан ителәчәк.