tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Гәрәев – үлемсез батыр
Муса Гәрәев – үлемсез батыр

Муса Гәрәев – үлемсез батыр

Илеш районында Геройның Хәтер көне уздыИлеш районы үзәге Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое, күренекле очучы-штурмовик, гвардия полковнигы Муса Гәрәевны искә алу тантанасы – Хәтер көне үткәрелде. Әлеге чара район тарихында беренче мәртәбә оештырылды, бу башлангыч белән Геройның туганы, авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльданов чыкты.

“Мин бу фикерне күптән күңелемдә йөртә идем, – диде ул. – Район җитәкчесе Илдар Мостафинга мөрәҗәгать иткәч, ул шунда ук хуплап алды. Шуңа күрә бүген без Муса абыебызны зурлап искә алабыз. Муса Гайса улы 1922 елның 9 июлендә Илеш районының Ташчишмә авылында туган. Бишенче сыйныфтан соң күрше авылга җәяү йөреп белем ала.Бөек Ватан сугышы елларында ул 250гә якын хәрби очыш ясый, дошманның ике самолетын бәреп төшерә. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Сугышны майор дәрәҗәсендә полк штурманы булып тәмамлый. Соңрак авиация полклары белән командалык итә, 1951 елда — Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 1959 елда СССР Генераль штабы академиясен тәмамлый. 1956 елда аңа полковник званиесе бирелә.
Ул 12 ел дәвамында СССР Югары Советы депутаты булып сайлана. 1987 елның 17 сентябрендә вафат була. Әмма аның исеме һәм батырлыгы бүген дә халык хәтерендә яши.Фәвил Гыйльданов Геройның батырлыгы турында менә нәрсәләр сөйләде:
– Муса абыебыз үлемсез. Аның батырлыгын киләчәк буыннар да белергә тиеш. Моның өчен Муса Гәрәев исемендәге премия булдыру, шулай ук бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга аның исемендәге медальләр һәм орденнар булдырырга кирәк, чөнки заманында Муса Гайса улы Донбассны азат итүдә катнашкан.
Геройның хезмәте хәрби өлкә белән генә чикләнми. Ул Башкортстан спортына, ДОССАФ оешмасы үсе­шенә дә зур өлеш кертә: аның тырышлыгы белән республика 48нче урыннан 2нчегә күтәрелә. Дөньякүләм танылган мотоузышчылар Габдрахман Кадыйров, Фәрит Шәйнуров, Борис Самородов, Юрий Дудорин, Юрий Чекранов – барысы да Муса Гәрәев чорында үскән спортчылар.

Чара барышында музейга Муса Гәрәевның яшь чагындагы портреты тапшырылды. Бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин зур өлеш керткән.

 2020 елда без Уфаның Җиңү паркында Герой кабере янында беренче тапкыр дога кылдык. Шул вакыттан аның исемен мәңгеләштерү эшен көчәйттек. Портретны эшләтү чыгымнарын тулысынча Конгресс үз өстенә алды, – диде Альфред Әмир улы.Портретны рәссам Рәшит Газизов иҗат иткән. Ул 1952 елда Күгәрчен районында туган, озак еллар тренер булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, рәсем сәнгате белән мавыга башлаган. Былтыр Уфада аның беренче шәхси күргәзмәсе үткән.Муса Гәрәев исемендәге музейга шундый зур бүләк ясаганыгыз өчен рәхмәт. Батыр якташыбызны без һәрчак искә алырга тиеш, – диде Илеш районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәертдинов.Чараның кунагы Күгәрчен районы­ның элекке башлыгы Фәрит Мусин да үз фикерен белдерде. Муса Гәрәевның даны һәм батырлыгы мәңге яшәячәк. Әлеге чарада катнашучы кадетлар арасыннан да киләчәктә шундый бөек шәхесләр үсеп чыгар дип ышанам, – диде ул. Чарада катнашкан мәдәният бүле­ге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев хәбәр итүенчә, Муса Гәрәев музее ремонтланган, Ташчишмә авылындагы музей да кунаклар өчен һәрвакыт ачык. Герой исемен йөртүче мәктәп, спорт мәктәбе, кинотеатр һәм кадет сыйныфлары эшләп килә. Хәтер көне бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Аннары кунаклар Герой һәйкәленә чәчәкләр салды. Үткән еллар геройлары һәм бүгенге Ватан сакчылары турындагы хәтерне саклау – безнең изге бурыч, – диде чараны оештыручылар.

https://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*