tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкларның мәдәни мирасы фестивале
Халыкларның мәдәни мирасы фестивале

Халыкларның мәдәни мирасы фестивале

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Дәүләтшина Г.И. (Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге рәисе, Мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты) җитәкчелегендә Яр буе Морквашы урта мәктәбе Россия «Белем» җәмгыяте һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы игълан иткән ата-аналар комитетлары инициативалары конкурсында «Фольклор фестивале: Халыклар сүзе һәм биюе» проекты белән җиңүчеләр рәтенә керде.

Проектны гамәлгә ашыру өчен мәктәпкә 213 000 сум күләмендә акчалата премия бирелде.

Грантның «юл картасын» тормышка ашыру өчен 14 октябрьдә районның Сәнгать мәктәбе базасында Россия халыкларының мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга, балалар һәм яшьләр арасында толерантлык тәрбияләүгә һәм милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән «Халыклар сүзе һәм биюе» дип исемләнгән район фольклор фестивале оештырылды.

Ул барлык катнашучыларны бербөтен милли тәрбия вакыйгасына әверелде. «Халыкның җаны җырда һәм биюдә», «Искелекнең тере очкыннары», «Тәмле традицияләр», «Геройлар турында легендалар: Сугышчы. Сакчы. Патриот”  номинацияләрендә катнашып, мәктәпләрнең иҗат коллективлары һәм аларның ата-аналары чын халык бәйрәме атмосферасын тудырдылар.

Нигезләмәнең:

– мәдәниятләр диалогы өчен шартлар тудыру һәм Россия халыкларының милли традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру;

– иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;

– укучыларның иҗади активлыгын һәм сәнгать сәләтләрен үстерү;

– район мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм ата-аналар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм иҗади элемтәләрне ныгыту кебек максатлар тулысынча теләгенә иреште.

Фестивальнең барлык җиңүчеләрен котлыйбыз!

«2021-2026 елларга Югары Ослан муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» муниципаль программасын тормышка ашыру юлында укучылар һәм аларның ата – аналарына аерым рәхмәтебезне белдерәбез!

Бүгенге көндә Грант проектын гамәлгә ашыру өчен мәктәп милли костюмнар, тематик баннерлар, музыка кораллары сатып алган. Эш дәвам итә! Проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләп калабыз!

Дәүләтшина Г.И., Югары Ослан районы «Мәгариф бүлеге» МКУ (муниципаль казна учреждениесе)нең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*