tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ӘЛИФ ЛӘМ МИМ» ҺӘР ТАТАР ЙОРТЫНДА ЛАЕКЛЫ УРЫН АЛЫРГА ТИЕШ!
«ӘЛИФ ЛӘМ МИМ» ҺӘР ТАТАР ЙОРТЫНДА ЛАЕКЛЫ УРЫН АЛЫРГА ТИЕШ!

«ӘЛИФ ЛӘМ МИМ» ҺӘР ТАТАР ЙОРТЫНДА ЛАЕКЛЫ УРЫН АЛЫРГА ТИЕШ!

Үткән атнада МБОУ Школа “Яктылык” мәктәбендә китап авторы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды.

10 октябрьдә татар мәктәбендә иртәдән үк бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде. Укытучылар һәм укучылар дулкынланып, ничәмә-ничә буын татар баласына туган телебез нигезләрен өйрәтүче “Әлифба” китабының авторларына – якташыбыз Сәләй Вагыйзовка һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитовага багышланган китапны язучы Лилия Гыйбадуллина Лилия Гыйбадуллина белән очрашуны көттеләр.

Лилия ханым бик пунктуаль булып чыкты: Самарадан еракта – Яр Чаллы шәһәрендә яшәвенә карамастан, нәкъ сөйләшенгән вакытка килеп җитте. Очрашу узачак бүлмәгә башлыча ел саен Татнетны үстерү фонды оештырган “Әдәби марафон”да катнашучы укучылар һәм аларның әйдаманнары – укытучылары җыелган иде. Күбесе Лилия Гыйбадуллина белән аның матур шигырьләре аша читтән торып таныш инде. Ә менә яраткан авторлары белән күзгә-күз очрашу алар өчен берникадәр дулкынландыргыч булды.

Әлбәттә инде, иң кызыксындырган сорау “Ни өчен сез “Әлифба” авторлары турында язарга булдыгыз?” дип яңгырады.

– Тормышым барышында миңа берничә тапкыр бу уникаль кешеләрнең язмышы белән танышырга туры килде. Сәләй ага да, Рәмзия апа да, ачы язмыш кичерүләренә карамастан, бер-берсенә карата да, кешелеккә карата да җылы хисләрен җуймаганнар, киресенчә, үзләреннән соң якты эз калдырырга омтылганнар. Аларның шундый саф күңелле булуларына сокланып, явыз сынаулардан торган тормыш юлларын тирәнрәк өйрәнү максатыннан әлеге әсәремне язарга булдым. Әлбәттә, бик күп документаль мәгълүмат җыярга туры килде. Иҗади эшемдә ярдәм иткәне өчен Арчадагы “Әлифба” музееның җитәкчесе Дамир Таҗиевка бик зур рәхмәт.

Әмма повесть яза башлар өчен миңа бу материал гына аз кебек тоелды, тагын нидер җитми сыман иде. Шуңа мин Самара өлкәсе, Камышлы районының Байтуган авылындагы Сәләй Вагыйзов музей-йортына сәяхәт кылдым һәм андагы мәгълүмати байлыкка таң калдым. Гади генә авыл фельдшеры Нурания ханым Абзалованың тырышлыгы алдында баш иям. Бу искиткеч КЕШЕ, шундый шәхесләрнең истәлеген торгызып, аларның мирасын саклаучы музей-йорт булдырган! Афәрин, Нурания апа!

Эльмира Сәйфуллина

Чыганак: Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*