Тубыл шәһәренең Алексей Суханов исемендәге үзәк шәһәр китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Буыннар язмышы: хәрби балачак хатирәләре» темасына ветеран укытучы, җирле шагыйрә, Төмән өлкәсе себер татар язучылары берлеге әгъзасы, 36 ел гомерен педагог хезмәтенә багышлаган, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән Галия Абайдуллина белән очрашу узды. Иҗтимагый дәрес формасында узган чарада хезмәт ветераннары, укытучылар, мәктәп укучылары катнаштылар. Сугыш чорында туып-үскән буын вәкиле Галия Төхвәтулла кызы: «Мин авыр, сынаулы балачак хатирәләрем белән уртаклаштым. Мәктәптә укыган елларым, укытучы һөнәре турында сөйләдем. Иҗади очрашуны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләремне белдерәм. Минем иҗатымны яратучы дусларым Алсу Хәлидова, Равия Тимирова шигырьләремне сөйләделәр, үзләренең фикерләрен, теләкләрен әйттеләр. Яңа чыккан «Себерцә такмаклар» дип аталган китабым турында чыгыш ясадым. Минем 45 нче китабым – укучыларын үз телләрен онытмаска чакырган китап. 30 китабым әдәби татар телендә чыкты, 15 китапка себер татар телендә шигырьләрем керде. «Себерцә такмаклар» китабымда 547 такмак һәм 15 шигырем урнашкан. Иҗтимагый дәресне, китап презентациясен оештыручы китапханәче Рәмзия Шәриповага рәхмәтлемен. Аңа эшендә уңышлар телим», – дип сөйләде.
Чарада актив катнашкан шәһәр себер татарлары автономиясе вәкилләре Равилә Фазылова, Нәсимә Корманова, Фәния Мелибаева шагыйрәне котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Тормыш сынауларына бирешмәгән, укытучы һөнәренә гомерен багышлаган, тормышны сөйгән, игелекле, сәләтле шагыйрәгә уңышлар теләделәр. Нәсимә Корманова: «Татар халкы гомер-гомергә китап укырга яраткан. Китапка зур хөрмәт белән караган. Галия Абайдуллинаның тормыш юлы, авыр балачак еллары, иҗаты турында тыңладык. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыр еллар аның иҗатында чагылдырылган. Китапка кергән такмаклары мәкаль-әйтемнәр сыман яңгырый. Чарада укучыларның катнашканнары да сөендерде. Димәк, татар теле һәм әдәбияты белән яшь буын да кызыксына, туган телләрен онытмыйлар. Укучыларны чакырган апалар – Тәнзилә Тимкановага, Асия Рәхимовага рәхмәт әйтәсем килә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Кешеләрдә матур, яхшы хисләр уяткан шигырьләр иҗат итүчеләр күп булсын. Иҗтимагый дәрестәге һәр чыгыш заманнар һәм буыннар бәйләнешен ныгытып, хәтерне саклап, илебез халкының батырлыгын онытмауга, Бөек Җиңүгә багышланды», – дип сөйләде.
Күренекле шәхес Галия Абайдуллинаның тормыш һәм хезмәт юлы яшь буын өчен үрнәк. Чара җылы, күңелле атмосферада узды.
Римма УМИТБАЕВА.
Чыганак: yanarish72.ru