tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосы яңа сезонга нинди яңалыклары белән керде – күзәтү
«Тәртип» радиосы яңа сезонга нинди яңалыклары белән керде – күзәтү

«Тәртип» радиосы яңа сезонга нинди яңалыклары белән керде – күзәтү

«Тәртип» радиосы октябрь аенда яңа сезонын ачып җибәрде. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында төп яңалыклар турында сөйләде.

«Тәртип» радиосында 20дән артык тапшыру эфирга чыга. Вакытлыча тукталып торганнары булса да, Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, киләчәктә аларның дәвамын көтәргә була. Димәк, «Мәгърифәт нуры» белән «Әниләр һәм бәбиләр» тапшыруларының әлегә кабатлау чыгарылышлары бара.

«Кешеләрнең хаталарын төзәтәбез, үзебез дә хаталанмасак ярар иде, дип, каушап, тәртипле генә эшләргә тырышып йөргән көнебез»

Радио тыңлаучылар көтеп алган тапшыруларның берсе – «Чакырылган кунак».

«Бу тапшыру яңадан яшәреп, «чибәрләнеп» кайтты. Аны танылган журналист Энҗе Шәйхетдинова алып бара. Ул халыкка видео вариантын тәкъдим итә. Аннары «Ватаным Татарстан» газетасында да язма басылып чыга. Бу тапшыруны көтеп алалар», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Яңалыклардан тел белгече, әдәбият галиме Фоат Галимуллинның «Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә» тапшыруын әйтеп үтәргә кирәк. Баш мөхәррир Фоат Галимуллинны «радионың даими киңәшчесе, ярдәмчесе» дип атады.

«Фоат абый бик матур тапшыру башлап җибәрде. Сөйләмдәге хаталарны шулкадәр гади итеп аңлатып бирә. Кешеләрнең хаталарын төзәтәбез, үзебез дә хаталанмасак ярар иде, дип, каушап, тәртипле генә эшләргә тырышып йөргән көнебез», – ди Ризәлә Исмәгыйлева.

Илнур Фәйзрахманов киткән, ә Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов радиога кире кайткан

«Тәртипле иртә» тапшыруы да башланып киткән. Баш мөхәррир, сүз уңаеннан, Илнур Фәйзрахмановны телгә алды. Ул радиодан китсә дә, аның белән элемтәләр өзелмәгән. Илнур Фәйзрахманов киткән, ә Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов радиога кире кайткан. «Тәртипле иртә» тапшыруына бераз үзгәреш кереп, һәр көнне һәркемнең үз темасы булачак.

Дүшәмбе Нур Алиев белән мин, сишәмбе Фәнис Кәлимуллин белән Ләйлә Ялалова, чәршәмбе Алмаз Нургалиев белән Зөлфия Гыйльметдинова, пәнҗешәмбе Илфак Хафизов белән Айгөл Нәбиуллина, җомга көн Илфат Фәйзрахманов белән икәү алып барабыз.

Дүшәмбе, мисал өчен, биржа яңалыклары керә. Форматка бераз гына туры килмәгән, әмма чын татар профессиональ музыкантлары иҗат иткән альтернативка якын көй дә булачак. «Җыр тыңлыйбыз, җыр сайлыйбыз» дигән сәхифә керә. Әгәр радио тыңлаучылар кабул итсә, форматны бозмый һәм колакларны ертмый икән, тавыш бирү белән ул безнең фонотекада кала торган була.

Сишәмбе көнен авыл хуҗалыгына багышларга булдык. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район җитәкчелеге, алдынгы хезмәтчәннәрнең яңалыклары, уңышлары, бакчачылык һәм башка темалар яктыртылачак.

Чәршәмбе фән, мәгариф, татар дөньясы өлкәләренә кагылган яңалыклар чыгачак. Атналык күзәтү дә шушы көнне була. Радио тыңлаучылар арасында һава торышы һәм яңалыкларга ихтыяҗ бар. Пәнҗешәмбе театр дөньясына сәяхәт итәбез. Мәдәният, театр сәнгате яңалыклары, тарихи моментлар да яңгыраячак. Җомга дин һәм сәламәтлек темасына багышлана. Студиягә табиблар килеп сөйләячәк, – дип планнары белән уртаклашты Ризәлә Исмәгыйлева.

«Тәртип» радиосында матбугатка күзәтү дә булачак.

Баш мөхәррир яңалыклардан, шулай ук, «Халкым һәвәскәрләре» дигән сәхифә кертелүен атады. Аңа башлангыч халык арасында «Үз илемдә үз көем» дигән бәйгедән бирелгән. «Халык җәүһәрләре яңгыраячак. Галия апа Камалова – шуларның берсе», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

«Ел дәвамында тагын яңалыклар көтелә. «Социаль челтәрләрдә караучыларыбыз артты. Тыңлаучылар да арткандыр, дип уйлыйм», – дигән ышанычын белдерде баш мөхәррир.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*