25 октябрь көнне, Актаныш мәдәният йортында “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле
җитәкчесе Ялалова Лилия Мәүләви кызына багышланган искиткеч матур юбилей кичәсе узды. Юбилей тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Тукаев Марс Рифкать улы катнашып, Татарстан республикасы Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразыевның котлауларын җиткерде. Ансамбль соңгы айда, Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе белән берлектә Ростов Дон Һәм Луганск өлкәләрендә булып, халкыбызга җыр моңнарын бүләк итеп кайтты.
Тантанага юбилярны котларга килгәннәр арасында — Актаныш районы башлыгы Ленар
Зарипов, Казанда Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганеева та бар иде. Шулай ук бәйрәмдә Лилия ханымның якыннары, туганнары, укучылары катнашты.Кичә барышында ансамбль артистлары башкарган җырлар, биюләр һәм котлаулар — юбилярга багышланган сәнгать кичәсе хөрмәт булып яңгырады