tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткы район мәдәният йортында “Күмәк көч” газетасының 95 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара уза.
Иске Кулаткы район мәдәният йортында “Күмәк көч” газетасының 95 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара уза.

Иске Кулаткы район мәдәният йортында “Күмәк көч” газетасының 95 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара уза.

“Күмәк көч” газетасы – Ульяновск өлкәсенең 98 процент татарлар күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткы районының татар телендә чыгып килүче район басмасы. “Күмәк көч” газетасы өлкәдә чыгып килүче район газеталары арасында алдынгы урынны били, тиражы – 2150.
Шәрәфле кунаклар юбилярларга – газетасының баш мөхәррире Сабира Абитовага, журналистларга, җирле язучыларгв, ветераннарга, штаттан тыш хәбәрчеләргә   котлау сүзләрен ирештерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм яңа иҗат уңышлары теләделәр.
Бөтендөнья татар конгрессының тәбрикләү сүзләрен конгрессның Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов җиткерде. Ул “Күмәк көч” газетасы редакциясенә ноутбук,  журналистларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды. Шагыйрь Булат Ибраһимов үзенең бүгенге көн кадагына туры китереп язган шигырен дә бүләк итте.

https://web.telegram

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*