tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мисырның Гарәп Җөмһүриятенең башкаласы Каһирә шәһәрендә гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды
Мисырның Гарәп Җөмһүриятенең башкаласы Каһирә шәһәрендә гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды

Мисырның Гарәп Җөмһүриятенең башкаласы Каһирә шәһәрендә гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды

7 нче ноябрь көнне Мисырның Гарәп Җөмһүриятенең башкаласы Каһирә шәһәрендә гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды. Очрашуда  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм аның җитәкчелегендәге делегация катнашты. Очрашу барышында Альянсның ике еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар корылды. Альянсның оештыру утырышы 2023 нче елның 29 нчы  апрелендә 17 гарәп иленнән милләттәшләребез катнашында Дубай шәһәрендә узып, җитәкчесе итеп Әлфия Бәдретдинова сайланган иде. Каһирәдә узган утырышта оешманың яңа рәисе итеп ике елга бертавыштан Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче милләттәшебез Әхмәтшин Марсель Ринат улы сайланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*