tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Каһирәдәге Рус йорты директоры белән очрашты
Данис Шакиров Каһирәдәге Рус йорты директоры белән очрашты

Данис Шакиров Каһирәдәге Рус йорты директоры белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Мисыр Гарәп Җөмһүрияте башкаласы Каһирәдә. Эш сәфәре кысаларында Данис Шакиров Каһирәдәге Рус йорты директоры Вадим Зайчиков белән очрашты.

Сәламләү сүзендә Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдә яшәүче милләттәшләр белән алып барган эшчәнлеген, гамәлгә ашырылган һәм планлаштырылган проектлар турында сөйләде. Ул татар диаспорасын берләштерү, милли мәдәниятне һәм телне популярлаштыру юнәлешендәге эшләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. Вадим Зайчиков, үз чиратында, Рус йортының Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынуын ассызыклады.

Очрашуда шулай ук делегация әгъзалары — Ленара Кутеева, Радик Абдрахманов һәм Марсель Әхмәтшин — катнашты. Катнашучылар киләчәккә уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен, иҗади һәм мәдәни алмашулар үткәрү перспективалары турында фикер алышты. Әңгәмәдән соң Вадим Зайчиков кунакларны Рус йортының эшчәнлеге белән таныштырды һәм бина буенча экскурсия үткәрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*