9 ноябрьдә Мәскәү мәдәният үзәгендә Мәскәү “Ак калфак” оешмасы төзелүгә 10 ел тулу хөрмәтенә багышлап “Без бергә” дип аталган “Гаилә бәйрәме Калфак туе” үткәрдек. Әле Мәскәүдә яшәсәк тә, без төрле төбәкләрдә туып үскән – Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Үзбәкстан, Нижгар, Ульян, Оренбург, Ростов өлкәләре – хәзер барыбыз бердәм булып Мәскәүдә татар мохиты, татар дөньясында кайныйбыз. Татар мәдәни үзәктә эшләп килүче коллективлар бердәм булып Мәскәү татарларына шыгрым тулы залда зур концерт программасын күрсәттеләр. Фойеда кунакларны гармуннар белән Алсу Фатхуллина һәм Наиль Хайбуллов каршы алып, хатын-кызларыбызның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә янында җырлатып-биетеп күңел ачтырдылар. Татарстан Республикасы тулы вәкәләтле вәкиле исеменнән иң актив хатын-кызларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәскәү “Ак калфак” оешмасы рәисе Наиля Фатехова оешмабызга аерым зур ярдәм күрсәткән ханымнарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Зур рәхмәт, хөрмәтле Кадрия Раесовна, Сезнең котлауны залда ишеттердек. Марат Башаров гастрольләрдә булу аркасында килә алмады, әмма халыкны сөендереп видеокотлау җибәрде. Бәйрәм бик матур, чын гаиләчә үтте. Безнең балалар төркемнәре белән эшләү иң зур максатыбыз, рус мәктәпләрендә укысалар да, бик теләп татарча җырларга, сөйләшергә, баянда уйнарга өйрәнергә йөриләр. Педагоглар көчле, барсы да аккалфаклылар.