«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында X «Татарча диктант» акциясе ничек узачагы турында сөйләделәр. Быел акция 14-16 ноябрь көннәрендә узачак. Катнашу форматлары, текст авторлары һәм язу өчен мәйданчыклар турында тулырак «Татар-информ» язмасында.
14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак.
Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә. Быел диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән.
Акциядә оффлайн һәм онлайн форматта катнашырга мөмкин. Диктант язу өчен төп мәйданчык итеп һәр елдагыча Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган.
«Диктантта төрле милләт вәкилләре катнаша ала, бер яктан чикләүләр дә юк. Быел әлегә 5 меңнән артык мәйданчык теркәлде. Һәр көнне безнең белән элемтәгә керәләр, Бөтендөнья татар конгрессында катнашырга теләүчеләр өчен махсус элемтә булдырылды. «Татарча диктант» аерым бер юнәлешкә әверелде, ул төрле катлам вәкилләрен үз эченә ала. Акциянең төп максаты булып татар телен популярлаштыру, телгә кызыксыну уяту, шул ук вакытта грамоталылыкны да тикшерү тора», – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Ул акция Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре белән берлектә эшләнелүен искәртте.
«Беренче чиратта «Татарча диктант» безнең яшьләребезгә юнәлтелгән акция. Шушы 10 ел эчендә ул Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр, төрле төбәкләрдә үз урынын тапты. Ул халык тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Соңгы елларда бездә «милли код» дигән төшенчә популярлашты. Иң беренче чиратта әлеге «милли код» элементы һәм аның индикаторы – тел. Туган телне кадерләгән халык кадерле була. Бүгенге көндә әлеге акция телгә кызыксыну уяту өчен иң отышлы алымнарның берсе», – диде ул.
«Быел катнашучылар саны күбрәк»
Быел диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән. Катнашучыларның географиясе турында тулырак Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләде.
«Бүгенге көндә «Татарча диктант»ка Россиянең 68 төбәгеннән һәм 26 чит ил теркәлделәр. Алар арасында Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗаннан теркәлүчеләр бар. Быел безгә Грузиядә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды, Тбилиси шәһәрендә берничә генә кеше булса да җыелышып диктант язачаклар, моңа кадәр Грузиядә диктант язганнары юк иде. Узган елны безгә Мисыр кушылды, быел катнашучылар саны күбрәк. Казахстанның һәр шәһәрендә дә диктант оештырыла», – диде Райнур Хәсәнов.
Ул Румыния, Венгрия, Италия, Испания, Франция, Болгария, Алмания илләре актив катнашуын билгеләп үтте. Казанда диктантны дәүләт оешмаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында язачаклар.
«Төп мәйданчык итеп Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды, монда диктант 10:00 сәгатьтә башланачак, 15:00 сәгатьтә Казан дәүләт энергетика университетында диктант башлана. 13.30 сәгатьтә «Татмедиа» бинасына чакырабыз», – диде Райнур Хәсәнов.
«Сайлап алынган текстлар бүгенге көн лексикасына яраклаштырылган»
Акциядә катнашучылар өчен мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк. Диктант өчен текст сайлау нечкәлекләре хакында филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова сөйләде.
«Каюм Насыйри әсәрләрен кабат укыдык, анализладык, нәтиҗәдә 10-15 текст арасыннан ике иң кулай текст сайланды. Берсе – Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүче милләттәшләребез өчен, икенчесе – чит илләрдә яшәүче татарлар өчен. Беренче өзек Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән, «Кабуснамә» – үгет-насыйхәтләр, тормыш-көнкүреш турында язылган хезмәт. Икенче текст барыбыз өчен дә кечкенәдән таныш, мәктәп дәреслекләренә кергән «Әбүгалисина» әсәреннән алынды», – диде Гөлназ Мөгътәсимова.
Ул сайлап алынган текстлар бүгенге көн лексикасына яраклаштырылуын искәртеп узды.
«Әлеге текстлар адаптацияләнгән, Каюм Насыйриның телен, аның кайсы гасырда яшәгәнен, нинди сүзләр кулланганын беләбез, текстлар безнең көнгә яраклаштырылган. Без сүз санына да игътибар иттек, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең диктантында сүз саны азрак», – диде ул.
Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк.
«Җир йөзендә алты кыйтга» – Мөхәммәт аганың юл язмалары. Әлеге әсәрдән кыскартып алынган өзек тәкъдим ителәчәк, әсәр бик күптәннән басылган, тулы вариантын Мөхәммәт Мәһдиевнең томлыкларында табарга була. Теле бик гади, җор. Әлеге текст шулай ук бераз гадиләштереп тәкъдим ителә», – диде ул.
Акциядә ике төрле катнашып була. Классик онлайн форматта катнашу өчен https://diktant.tatar сайтында теркәлергә һәм диктант язу өчен махсус бланкны чыгарырга кирәк. Акция үткәрү көнендә катнашучылар «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур ТВ» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм үсмерләр өчен «САФ» радиода яки акциянең рәсми сайтындагы туры эфирны кабызып тыңлый ала.
«Диктант онлайн һәр офлайн форматта оештырыла. Онлайн – сез диктант оештырылган мәйданчыкларга килеп яза аласыз, офлайн язган очракта ике төрле язу мөмкинлеге бар – кулдан һәм интерактив. Гади форматта диктантны кулдан язып, фотога төшереп җибәрергә кирәк, ә интерактив формат очрагында диктантны телефон яки компьютер аша турыдан-туры сайтка язасыз», – дип аңлатты «Татарча диктант» акциясенең кураторы Айзилә Абдрахманова.
«Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.
Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан, 2020 елдан башлап, «ТНВ-Планета» һәм «ТНВ-Татарстан» телеканалларында трансляция аша язу мөмкинлеге дә тудырылды.