11 ноябрь көнне мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында X «Татарча диктант» акциясе ничек узачагы турында сөйләшу булды.
14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак.
Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә. Быел диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән.
Акциядә оффлайн һәм онлайн форматта катнашырга мөмкин. Диктант язу өчен төп мәйданчык итеп һәр елдагыча Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган.
«Диктантта төрле милләт вәкилләре катнаша ала, бер яктан чикләүләр дә юк. Быел әлегә 5 меңнән артык мәйданчык теркәлде. Һәр көнне безнең белән элемтәгә керәләр, Бөтендөнья татар конгрессында катнашырга теләүчеләр өчен махсус элемтә булдырылды. «Татарча диктант» аерым бер юнәлешкә әверелде, ул төрле катлам вәкилләрен үз эченә ала. Акциянең төп максаты булып татар телен популярлаштыру, телгә кызыксыну уяту, шул ук вакытта грамоталылыкны да тикшерү тора», – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
«Бүгенге көндә «Татарча диктант»ка Россиянең 68 төбәгеннән һәм 26 чит ил теркәлделәр. Алар арасында Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗаннан теркәлүчеләр бар. Быел безгә Грузиядә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды, Тбилиси шәһәрендә берничә генә кеше булса да җыелышып диктант язачаклар, моңа кадәр Грузиядә диктант язганнары юк иде. Узган елны безгә Мисыр кушылды, быел катнашучылар саны күбрәк. Казахстанның һәр шәһәрендә дә диктант оештырыла. Румыния, Венгрия, Италия, Испания, Франция, Болгария, Алмания илләре актив катнашуы көтелә. «Төп мәйданчык итеп Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды, монда диктант 10:00 сәгатьтә башланачак, 15:00 сәгатьтә Казан дәүләт энергетика университетында диктант башлана. 13.30 сәгатьтә «Татмедиа» бинасына чакырабыз», – диде Райнур Хәсәнов.
«Диктант онлайн һәр офлайн форматта оештырыла. Онлайн – сез диктант оештырылган мәйданчыкларга килеп яза аласыз, офлайн язган очракта ике төрле язу мөмкинлеге бар – кулдан һәм интерактив. Гади форматта диктантны кулдан язып, фотога төшереп җибәрергә кирәк, ә интерактив формат очрагында диктантны телефон яки компьютер аша турыдан-туры сайтка язасыз», – дип аңлатты «Татарча диктант» акциясенең кураторы Айзилә Абдрахманова.