Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбендә 80 укучы “Татарча диктант” язды. Бу чара мәктәптә татар телен үстерү һәм аны саклау максатыннан оештырылды.
Укучылар орфографик күнекмәләрен сынап, телне камилләштерү өчен үз белемнәрен тикшерделәр. Акциягә мәктәп укытучылары да катнашып, татар теленә булган хөрмәтләрен һәм аны саклау теләген күрсәттеләр.