tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имамнар белән очрашу
Имамнар белән очрашу

Имамнар белән очрашу

Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина җирле мәчетләр имамнары белән очрашты. Киңәшмәдә авыл җирлекләренең хакимият башлыклары, район администрациясенең идарәләре һәм бүлекләре вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә район халкының иминлегенә йогынты ясаучы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе куелган иде. Террорлык куркынычын кисәтү һәм торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына аеруча зур игътибар бирелде.

Район хакимияте башлыгы имамнарны, бөтен халыкны бик тә уяу, сизгер булырга һәм шикле предметлар белән кешеләрне бервакытта да игътибарсыз калдырмаска өндәде. Куркынычның аяныч нәтиҗәләрен бетерүгә караганда, аларны кисәтү күпкә хәерлерәк, дип ассызыклады ул. Һәрбер кеше үзенең торак пунктында иминлекне тәэмин итүдә актив катнашырга бурычлы.

Район хакимиятенең гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, хокук саклау органнары белән элемтә буенча бүлек җитәкчесе Валерий Злобин елның салкын чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә һәм аеруча игътибарлы булырга чакырды. Халык, власть органнары һәм экстренлы хезмәтләр белән бергәләп эшләргә кирәк, диде ул. Очрашуда катнашучыларга информацион материаллар таратылды.

Имамнар белән очрашуда гамәлдәге законнар нигезендә дини объектларны – мәчетләрне, намаз уку бүлмәләрен кадастр исәбенә кую мәсьәләсе каралды. Яңа Малыклы районының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе Наталья Павлова һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итү һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Олег Злобин әлеге процедураның юридик, техник һәм финанс аспектлары, шулай ук дәүләт органнары белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Имамнар фикер алышу барышында халыкны борчыган проблемалар турында җиткерделәр һәм аларны бергәләп хәл итү юллары билгеләнде.

Район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина мөселман лидерлары белән очрашуга йомгак ясап, имамнарга актив гражданлык позициясе күрсәтүләре, халыкка терәк һәм таяныч булып торулары, шулай ук СВОда катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*