Татарстанда узучы “Бердәм өммәт — уртак язмыш” Халыкара конференциясе кунаклары Болгар шәһәренә сәфәр кысаларында Болгар цивилизациясе музеенда булдылар. Музей Идел буе Болгар дәүләтенең мәдәни-рухи мирасына багышланган төп фәнни-агарту үзәкләренең берсе булып тора.
Экскурсия вакытында делегатларга Болгар дәүләтенең барлыкка килү тарихы, ислам динен кабул итү процессы, һөнәрчелек, сәүдә, дипломатия, дин һәм мәгърифәт үсеше турында бай тарих материаллары тәкъдим ителде. Кунаклар артефактлар, реконструкцияләнгән тарихи экспонатлар һәм интерактив күргәзмәләр белән таныштылар. Катнашучылар музейның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм Болгарның бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар.



