20 ноябрь көнне Казанда «Урал татарлары. Исеть, Синара һәм Миасс елгалары бассейны төбәкләрендәге татар торак пунктлары һәм татар халкының күренекле эшлеклеләре: тарих һәм хәзерге заман» дип аталган VII Бөтенроссия конференциясе булып узды.
Чара «Идел-Урал төбәге татарлары: тарих һәм хәзерге заман» XII Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы һәм IV Камал (Бәгәрәктамак) фәнни-туган якны өйрәнү укулары кысаларында үтте.
Конференция Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында 10:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр узды. Чарада катнашучылар Урал татарларының тарихи мирасы, мәдәни традицияләре һәм ил үсешендәге роле турында фикер алыштылар.
Элегрәк Казанда «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе» Бөтенроссия конференциясе башлануы турында хәбәр ителгән иде.