“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучыларны Түбән Кама шәһәрендә халкыбызның яраткан ризыклары, җыр-биюләре белән каршы алдылар.
Биредә региональ икътисадый программа һәм уңышлы инвестиция проектлары мисаллары тәкъдим ителәчәк.
Программада – район җитәкчелеге белән очрашу, сәнәгать предприятиеләрендә һәм инфраструктура объектларында булу планлаштырылган.






