Бүген «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашучылар Түбән Каманың җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булдылар.
“Bicotex” — Россиядә микрофибра җитештерү буенча тулы цикллы беренче завод. Предприятие FMCG базарының төрле категорияләре өчен җепләр, тукымалар, әзер эшләнмәләр җитештерә. “Bicotex”ның бөтен продукциясе Дөньякүләм сыйфат стандартларын үтәп җитештерелә. Лабораториядә белгечләр җепләрнең һәм тукыманың сыйфатын тикшерәләр. Компания табигать ресурсларын кайгыртып, җитештерү процессларын даими яхшыртуны һәм камилләштерүне дәвам итә. Делегатлар җитештерү процесслары белән таныштылар, предприятие эше турында күбрәк мәгълумат алдылар. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар таба алдылар.
