tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә «Акыл фабрикасы» беренче тапкыр узды
Чиләбедә «Акыл фабрикасы» беренче тапкыр узды

Чиләбедә «Акыл фабрикасы» беренче тапкыр узды

29-30 ноябрь көннәрендә Чиләбедә беренче тапкыр «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты оештырылды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни автономиясе белән берлектә үткәрелде. Ике көнлек программага лекцияләр, иҗади остаханәләр, дискуссияләр һәм проектлар буенча эш сессияләре кертелде.

Чара Чиләбе шәһәре белән танышу һәм җирле яшьләр белән очрашу белән ачылып китте. Аннан соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов форумның эшчәнлеге һәм актуаль проектлары турында җентекләп сөйләде. Чиләбе шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов исә төбәктә алып барылган милли-мәдәни эш юнәлешләрен тәкъдим итте.

Чара кысаларында берничә тематик мәйданчык эшләде. Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин фәнни һәм иҗади карашлары белән уртаклашты. «Татар халкының иң моңсу шагыйре кем?» һәм «Милләтнең миллионнары кайда?» дигән сорауларга җаваплар эзләдек. Катнашучылар төрки музыка кораллары дөньясы белән дә танышты: «Алпар» төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхадулла кубызда уйнау буенча практик остаханә үткәрде.

Программаны дәвам итеп, татар телле медиаконтент темасына сессия оештырылды. Блогер Ләйлә Лерон татар телендәге контентның хәзерге торышы, үсеш тенденцияләре һәм перспективалары турында фикерләрен җиткерде. Көн ахырында XXI гасыр татар яшьләренә хас булырга тиешле сыйфатлар һәм бурычлар турында фикер алышу узды.

Икенче көн «Иртәнге бәрәкәт: бию остаханәсе»ннән башланды. Көн дәвамында катнашучылар өчен берничә иҗади юнәлештә мастер-класслар оештырылды:

  • Исламия Гәрәева шоппер бизәү серләрен өйрәтте;
  • Нияз Гатауллин видеомейкинг буенча киңәшләр бирде;
  • Райнур Хәсәнов ясалма фәһем ярдәмендә иҗат итү мөмкинлекләрен күрсәтте;
  • Азат Әхмәтҗанов белән катнашучылар стикерлар ясый алды.

Проектның төп чарасы – воркшоп – Чиләбедә татар яшьләре мохитен үстерүгә юнәлтелгән идеяләрне барлау һәм яңа инициативалар тәкъдим итү форматында узды. Катнашучылар шәһәрдә татар яшьләре өчен кирәкле проектларны ачыклады һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Чара «Татар студентлары ассоциациясе» оештырган квиз белән йомгакланды. Уенны Мансур Исхаков алып барды, һәм ул чараның иң актив һәм күңелле өлешләреннән берсе булды.

«Акыл фабрикасы»ның Чиләбедә беренче тапкыр узуы шәһәрдәге татар яшьләренең активлыгы, кызыксынуы һәм үзара хезмәттәшлеккә әзер булуы белән аерылып торды. Проектны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткән барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының

матбугат сәркатибе

Айзилә АБДРАХМАНОВА

Нияз ГАТАУЛЛА фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*