tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габбас хәзрәт Шляпошников:«Хәләл» билгесен контрольсез куллану кискен проблема булып кала
Габбас хәзрәт Шляпошников:«Хәләл» билгесен контрольсез куллану кискен проблема булып кала

Габбас хәзрәт Шляпошников:«Хәләл» билгесен контрольсез куллану кискен проблема булып кала

Казанда Татарстан предприятиеләрендә хәләл туклану системасын кертүгә багышланган «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, хакимият вәкилләре, эшкуарлар һәм дин белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников үз чыгышында «Хәләл» сертификатларын тикшерү проблемаларына игътибар итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә бик күп оешмалар ялган сертификатлар куллана.

«Хәләл» билгесен контрольсез куллану аеруча кискен проблема булып кала. 2024 елда уздырылган анализ буенча, Казан шәһәрендәге җәмәгать туклану оешмаларының 25 проценты гына тиешле документлар нигезендә эшли, димәк, калган 75 процент оешма кулланучыларны алдый булып чыга. Бу – бөтен хәләл системасына ышанычны какшата дигәнне аңлата», – диде Габбас хәзрәт.

Аның сүзләренчә, «Хәләл» сертификатын законсыз кулланылган очраклар да теркәлгән.

«2023-2024 елларда «Хәләл» билгесен законсыз куллану белән бәйле 13 мөрәҗәгать теркәлгән. Татарстан базарында сертификацияләү буенча 15 органның оешмаларга кирәкле рәвештә тикшерү уздырмыйча гына документ бирүе аеруча борчу тудыра. Тикшерү эшләрен алып бару өчен махсус система булмау да хәләл һәм хәләл булмаган ризыкларның буталышына китеререргә мөмкин», – дип искәртте ул.

Габбас хәзрәт иң кискен вазгыять балалар туклануы сегментында күзәтелүен билгеләп узды.

«Балалар продукциясен җитештерү өчен чимал сыйфаты санитария стандартларына туры килергә тиеш. Монда «Роспотребнадзор» вәкилләреннән аеруча зур игътибарлык сорала. Җитештерү процессларында тиешле контроль булмау ярамаган ингредиентларны куллануга китерә, бу үсеп килүче буынның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый», – дип искәртте ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*