tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында Яңа Малыклы районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Иске Исәнтимер авылының “Чишмә” территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистлары һәм илебез язмышына битараф булмаган авыл халкы шушы көннәрдә генә махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрби хезмәткәрләренә гуманитар ярдәм җыеп озатты. Күңел җылысын кушып туплаган посылкаларда беренче чиратта кирәкле булган әйберләр – озак вакыт саклана торган ризыклар, окоп шәмнәре, җылы оекбашлар һәм башка нәрсәләр урын алган.

“Туган илебез, ир-егетләребез язмышына битараф булып калмыйча, изге эшкә үз өлешләрен кертүче авылдашларыбызга чын күңелдән рәхмәт. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык насыйп итсен, ил-көннәребез тыныч, имин булсын”,- ди “Чишмә” ТОСы җитәкчесе Кәшифә Якупова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*