Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Әлеге күркәм чара Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов тарафыннан оештырылган иде.
“Ана – бөек исем” дип исемләнгән бәйрәмдә катнашучыларны Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Алсу Айзатуллина, Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алмаз Иматдинов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзалары Җәмил Хайруллов белән Рамил Абитов, дин әһелләре сәламләде. Алар үрнәк аналарны Әниләр көне уңаеннан тәбрикләп, актив хатын-кызларга, районның промышленность предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары хезмәткәрләренә, СВОда катнашучыларның әниләренә һәм күпбалалы аналарга балаларын тәрбияләп үстерүгә һәм татар халкының традицияләрен саклап калуга зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Аны Сембер татар сәхнәсе йолдызы, “Булгар” балалар ансамбленең сәнгать җитәкчесе Алсу Туктарова алып барды. Шәһәребезнең үзешчән сәнгать осталары Илдар Насыйров, Римма Мөхәммәтҗанова, Илдар Рамазанов, Гүзәлия Сөбханова, Радик Сәгъдиев һәм Рамил Вафин тамашачыны татар халык көйләре, заманча эстрада җырлары белән шатландырдылар. Милләттәшләребез аларны көчле алкышларга күмделәр, артистларга рәхәтләнеп кушылып җырладылар.
“Районыбызда хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көненә район хакимияте, мәдәният идарәсе белән бергәләп әзерләндек. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе күзгә күренерлек: моңга сусаган милләттәшләребез биш йөз урынга исәпләнгән тамаша залын, һәрвакыттагыча, шыгрым тутырып килгән иде. Берничә дистә кеше концертны хәтта басып карадылар. Димәк, халкыбыз татар телен өйрәнергә, милли мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне белергә, үзебезчә аралашырга тели”,- ди җирле автономия җитәкчесе Рамил Абитов.
Чыганак: emet73.ru