Уфада «Туган тел милли премиясе» кысаларында яшь җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов бакыйлыкка күчкән легендар шәхесләрнең рухына багышлап «Хәтер» җырын башкарган.
«Рөстәм – милләтебезнең һәм сәнгатебезнең өметле киләчәге. Ул татар музыкасының алтын фондын тәшкил иткән җырларны – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Ренат Ибраһимов репертуарын яшь буынга җиткереп, осталык белән дәвам итүче сәләтле яшь башкаручы. Шушы иҗади юлын, милли мәдәнияткә тугрылыгын һәм сәхнәдәге җитдилеген югары бәяләп, Рөстәм Хөсәенов «Туган тел милли премиясе» сынына лаек булды. Бу – Рөстәмнең беренче милли премиясе», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Чыганак: https://tatar-inform