Җөмәдәл-ахыр аеның 25нче көнендә (15нче декабрьдә), Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза.
Конференцияне оештыручылар: “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Халыкара ислам миссиясе.
Фәнни җыенны Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрә. Конференция эшендә Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камиль хәзрәт Сәмигуллин катнаша.
Чара Россия өммәте өчен әһәмиятле датага – хәзерге Россия һәм Европа территориясендә беренче университет тибындагы уку йорты – “Низамия” мәдрәсәсенең 950 еллыгына багышлана.
Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте: Россия һәм ислам дөньясы диалогы тирән тарихи тамырларга ия. Бу – Евразия территориясендә гомуми мәдәни-тарихи киңлекне формалаштырган күптән таныш цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше.
Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме кебек мөһим инструмент турында сөйләде.
Чыганак: dumrt.ru