tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Никах һәм гаилә кыйммәтләре темасына кызыксыну арта
Никах һәм гаилә кыйммәтләре темасына кызыксыну арта

Никах һәм гаилә кыйммәтләре темасына кызыксыну арта

Казанның IT-Парк «Азу» ресторанында танышу кичәсе һәм Гаилә бәхете академиясе эксперты Наил хәзрәт Гобәйдуллинның семинары узды.

Әлеге чара гаилә коруга һәм никахны аңлы рәвештә ныгытуга җитди карашлы Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Яр Чаллы, Уфа, Самара, Ульяновск, Тольятти, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерде. Катнашучылар өчен эчтәлекле программа әзерләнде: спикерларның көчле чыгышлары, һәм бәйрәмнең кабатланмас атмосферасын тудырган тәмле ризыклар тәкъдим ителде, мәртәбәле кунаклар катнашында үтте. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре һәм СССР спорт мастеры Фәрит Фәрисов кичәнең аерым кунагы булды.

Очрашуның беренче өлеше иң мөһиме — тормыш иптәшен сайлауга багышланган иде.  Катнашучылар булачак ир белән хатынны сайлауның төп критерийлары, шулай ук никахка җитди карашта булу мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Махсус кунак-җәмәгать эшлеклесе, меценат Рәсүл Тавдиряков үзенең Якын Көнчыгыш һәм Африка буйлап сәяхәтләреннән үзенчәлекле күзәтүләре, шулай ук «Изгелек кәрваны» фондының социаль проектлары тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Семинардан соң кунаклар формаль булмаган шартларда аралаша алдылар, яңа, бәлки, язмышны хәл иткеч очрашулар да булгандыр.

Чараның икенче өлеше гаилә мөнәсәбәтләре темасын ачты. Наил хәзрәт Гобәйдуллин “Гаилә каршылыкларының 6 төп сәбәбе һәм моннан чыгу юллары» дигән семинар үткәрде. Анда ул парлардагы низагларның сәбәбе, үзара аңлашып яшәүнең сере турында сөйләде.

Кунаклар кичәнең искиткеч мохиттә үтүе өчен җәмәгать эшлеклесе, бизнесмен, меценат Таһир Вергасовка һәм аның командасына рәхмәт белдерделәр.

Никах һәм гаилә кыйммәтләре темасына кызыксыну артуы — мондый мөһим очрашуларның дәвамлы булачагына ишарә.

Фәния Лотфуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*