tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җиңү оныклары» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
«Җиңү оныклары» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

«Җиңү оныклары» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Ел дәвамында барган “Арча хәбәрләре” газетасы тарафыннан оештырылган “Җиңү оныклары” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Быел “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Җиңү оныклары” дигән бәйге оештырды. Ул ел башыннан ноябрь ахырына кадәр дәвам итте. Бәйгегә укучылар үзләренең Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары сугыш чоры балалары булган әби-бабайлары турында мәкаләләр җибәрде. Барысы бәйгегә 12 эш килде. Алар барысы да безнең “Арча хәбәрләре” сайтында урнаштырылды. Кайбер мәкаләләр газета битләрендә дә басылды.

Эшләр күп килмәсә дә, җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Барлык язмалар да бик матур, эчтәлекле, чын күңелдән язылган. Тик бәйге булгач, җиңүчеләрсез дә булмый.
Беренче урынга Арчаның 5нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Аделина Ганиеваның “ Ә шинель аның буена бөтенләй туры килми” (җитәкчесе – Елена Ганиева) мәкаләсе чыкты. Икенче урында – “Карт бабам – безнең горурлык” язмасы белән Ашытбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Раяз Ситдиков (җитәкчесе – Чулпан Ситдикова). Өченче урында – Арчаның икенче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Айзилә Бикбаева (җитәкчесе – Рәсимә Ибраева). Ул “Онытмабыз сезнең батырлыкны” дигән мәкалә җибәрде.

– Мин үземнең Бөек Ватан сугышы ветераны булган карт әбием турында яздым. Аның турында миңа әбием – әниемнең әнисе сөйләгән иде. Ул аның сакланып калган хатларын да күрсәтте. Минем бу теманы тагын да ныграк өйрәнәсем килде. Әнием, әбиемнең карт әби турында истәлекләрен туплап, архивлардан да мәгълүмат эзләп, шушы бәйгегә язма җибәрдем һәм җиңүгә ирештем. Минем язмамны шулай югары бәяләгәннәре өчен мин бик шат, – диде 1 урын алган Аделина Ганиева.
– Минем күптән бу язманы әзерлисе килеп йөри иде инде. Бу бәйге миңа стимул булды. Мин бик кызыксынучан малай. Мәгълүматны күбрәк дәү әтиемнән алдым. Гаиләм дә ярдәм итте. Рәхмәт сезгә шундый бәйге үткәргәнегез өчен, – диде 2нче урын алган Раяз Ситдиков.

– Мондый бәйге оештырган өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт. Бу тарихны барлау, үткәнебезне онытмау, киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур мөмкинлек. Киләчәктә дә андый бәйгеләрне үткәреп торыгыз, – диде Арчаның икенче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева.

Җиңүчеләрне “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин бүләкләде. Аларга “Спорт плюс” кибетеннән сертификатлар һәм Мактау грамоталары, ә барлык катнашучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*