tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минскта Хәйрия ярминкәсе үтте
Минскта Хәйрия ярминкәсе үтте

Минскта Хәйрия ярминкәсе үтте

Минск  шәһерендәге илчеләр, дипломат һәм чит ил вәкилләре хатыннарының халыкара хатын-кызлар клубы ел саен Минскта Раштуа хәйрия ярминкәсен оештыра.

Быел чара “Капитал Палас” күпфункцияле комплексында узды. Милли стендларда төрле тәмле ризыклар һәм эксклюзив сувенирлар тәкъдим ителде.

Традиция буенча Россия илчелеге Рус йорты һәм РГСУ филиалы белән бергә кунакларны чын рус кунакчыллыгы белән каршы алды һәм төрле тәм-томнар тәкъдим итте. Шулай ук киләсе ел символларын да сатып алырга мөмкин булды.

Ярминкәдә беренче тапкыр белорус стенды тәкъдим ителде – аны балалар һәм яшьләр сәнгать иҗаты милли үзәге укучыларының эшләре бизәде.

Хәйрия ярминкәсе кысаларында “Альянс” халыкара берләшмәсе оештырган “Халыкара Беларусь” модасы күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*