Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр кысаларында Петропавловск шәһәренә килде.
Делегацияне Төньяк Казахстан өлкәсе акимы урынбасары Жусуп Жумагулов, Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Казахстан халык Ассамблеясе Рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Казахстан Республикасы татар һәм башкорт Конгрессы рәисе Тәүфыйк Кәримов, “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Дамир Мухамеджанов каршы алды.
Визитның эш программасына Бөтендөнья татар конгрессының Казахстан татар җәмгыятьләре белән хезмәттәшлеген алга таба ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында берничә очрашу һәм чаралар кертелгән.