Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстандагы эш сәфәре барышында биредә милли бәйрәмне – Сабантуйны оештыру буенча Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов белән фикер алыштылар.
Төньяк Казахстан өлкәсе Акимы Гауез Нурмухамбетов һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның үзара килешүе нигезендә 2026 елда Петропавловск шәһәрендә республика күләмендәге Сабантуй үтәчәк. Делегация бәйрәмне оештыру өчен мәйданны карады. Сабантуй кысаларында ат чабышын уздыру да күзаллана. Шул рәвешле биредәге ипподромда да булдылар.





