Яңа ел алдыннан “Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрүне оештырды.
Бу юлы алар гуманитар ярдәмне – төзү материалларын (20 куб.метр) «Перле» хәйрия фонды аша җибәрде.
“Бу игелекле эшкә кушылган, ярдәм җыюда катнашкан барысына да рәхмәтебезне белдерәбез. Хәрбиләрне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү — безнең уртак бурычыбыз һәм Җиңүгә керткән уртак өлешебез”, – диләр мәдәни-берләшмә әгъзалары.
Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.


