tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукаевлар — күркәм гаилә үрнәге
Тукаевлар — күркәм гаилә үрнәге

Тукаевлар — күркәм гаилә үрнәге

Шушы көннәрдә Чувашстанның Чабаксар шәһәрендәге Чуваш дәүләт филармониясендә «Җиңү һәм патриотизм елы» ның ябылуына багышланган тантаналы чара узды. Аның кысаларында «Ел гаиләсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды.

Әлеге мөһим вакыйгада Комсомол округы данын яклап, «Иң тату гаилә» номинациясендә Кече Кишәл авылыннан Тукаевлар гаиләсе җиңүче булды.

Аларның казанышлары республика дәрәҗәсендә югары бәяләнде – гаиләгә диплом һәм 25 000 сумлык бүләк сертификаты тапшырылды.

Гаилә башлыгы Айрат Гомәр улы Тукаев «Комсомольский» Эчке эшләр министрлыгы сафларында хезмәт итә, ә гаилә учагын саклаучы Гөлшат Гаязетдин кызы –  «Рябинушка» балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшли. Алар бергәләп биш бала һәм бер онык тәрбиялиләр. Тукаевлар күркәм гаилә үрнәге булып торалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*