Төмән округы территориясендә 53 волонтерлык берләшмәсе эшли, аларда 1000нән артык катнашучы исәпләнә. Алар арасында төрле яшьтәгеләр, төрлечә ярдәм итүчеләр бар. Кем махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк армый-талмый үз көчен кертә, кем акча биреп тора һәм башкалар. Ирекле ярдәмчеләр маскировка челтәрләре үрәләр, коры ашлар һәм душ, окоп шәмнәре ясыйлар, урын-җир, кием, махсус костюмнар һәм антидрон пәрдәләр тегәләр, коры яшелчә, җиләк-җимеш һәм хуш исле чәй әзерлиләр, гуманитар ярдәм җыялар.
Шундый бер төркем 2022 елның җәендә округның Шыкча авылында да оешкан. Үткән өлкә бәйгеләре гала-концертында бу изге йөрәклеләр өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Аны булдыручы Гүзәл Бабаевадан эшләре турында тулырак сөйләвен сорадык. Һәр коллективта башкаларга үрнәк булырлык эшләр, кешеләр бар.
– МХО башланган елны дус кызым Зөлфия Алеева белән сөйләшеп, сугышчыларга булышырга уйладык. Тиздән килеп җитәсе кыш алдыннан җылы әйберләр бәйләргә булдык. Шуңа да төркемебезне «Солдатка җылы бүләк ит» дип исемләдек. Башта бияләй, оекбашлар, манижкалар бәйләдек, иске дубленкалардан җылы бияләйләр тектек. Аннары Вайберда үзебезнең төркемебезне булдыргач, тагын ярдәм итәргә теләүчеләр табылды. Бәйли белмибез, диючеләр аерым ачкан счетка акчалар күчерә башладылар. Бәйләргә җепләр сатып алдык. Коры ашлар өчен токмач кистек. Аларны Төмәндәге «Борщ72» төркеменә тапшырдык. Тагын да яшелчәләр белән булыштык. Алар безгә сугышчыларыбызга җибәрергә коры аш бирделәр. Окоп шәмнәре әзерләдек. Шулай эшләп киттек.
Алга таба маскировкалау челтәрләре сорый башладылар. Без челтәр үрергә керештек. Тик алар безнең гадәти түгел, ә бик зур: алтыга сигез, тугызга унбер, тугызга унөч метрлысы да була.
Әлбәттә, гуманитар ярдәм җыюны да дәвам итәбез. Җылы әйберләр, медицина кирәк-яраклары, футболка, носкилар һәм башкаларны да җибәреп торабыз.
Безгә Шыкча хакимияте территориясендә яшәүчеләр, төмәнлеләр, аксакаллар булышалар. Бергәләшеп җыелган акчага 2 мотоцикл, 2 УАЗ автомобиле җибәрдек.
Без әзерләгән маскировкалау челтәрләрен штурмлаучыларга адреслы юллыйбыз. Алардан күп мәртәбәләр рәхмәт сүзләре ишеттек.
Хәзерге вакытта челтәр үрү эшендә даими катнашучылар: Майнур Шакирова, Раусия Ибляминова, Лена Енканова, Нурия Галиуллина, Сачитә Хәлидуллина, Гөлсинә Сафина, Ирина Волошина, Людмила Тарболина, Нәзирә Колчакова. Алар белән мәдәният йортында сишәмбедән җомгага кадәр очрашабыз.
Гүзәл ханымның гаиләсе дә бу эштә гел ярдәм кулын сузып тора. Төркемнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күп инде. Даими волонтерлык эшендәгеләр медальләргә дә ия булдылар. Үзләренең осталыкларын башкаларга да өйрәтергә тырышалар. Мәсәлән, җәен шәһәр Сабан туенда маскировкалау челтәрләре үрү буенча мастер-класс үткәрделәр, Россия көнендә окоп шәмнәре ясау серләрен күрсәттеләр.
«Солдатка җылы бүләк ит» кебек волонтерлык төркемнәре илебезнең горурлыгы булып торалар. Тылдан башка җиңү була алмый. Вакытларын, көчләрен, матди ярдәмнәрен кызганмаган изге йөрәкле якташларыбыз Җиңүне тизләтергә, сугышчыларның авырлыкларын җиңеләйтергә нык ярдәм итәләр.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Шыкча волонтерлары.
Чыганак: yanarish72.ru