tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БЕЗ ИСТӘ ТОТАЧАКБЫЗ, ДИМӘК, СЕЗ ЯШӘЯЧӘКСЕЗ!
БЕЗ ИСТӘ ТОТАЧАКБЫЗ, ДИМӘК, СЕЗ ЯШӘЯЧӘКСЕЗ!

БЕЗ ИСТӘ ТОТАЧАКБЫЗ, ДИМӘК, СЕЗ ЯШӘЯЧӘКСЕЗ!

Мәчәләй авылында Каһарманнарга багышланган чара узды.

Декабрь башында Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәктәбендә иң кешелекле һәм иң югары дәрәҗәле исемгә – Ватан Герое исеменә багышланган чара үтте. Аның кысаларында укучылар Ватан, Каһарманнар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә Мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш еллары җырларын башкар-дылар.

Укытучылар – Әлфия Миргалим кызы Таишева, Наилә Зөфәр кызы Таишева, Зөләйха Касыйм кызы Мияссәрова тарафыннан оештырылган тан-таналы өлештән соң Артем Владиславович Атласов җитәкчелегендә хәрби-спорт уены уздырылды.

Әлеге бәйрәмнең гасырлар һәм буыннарны тере җеп булып бәйләүче гаҗәеп тарихы бар. Барысы да ерак үткәндә калган 1769 елдан башлана. Әби патша Екатерина II иң югары хәрби бүләкне – Изге Бөек җәфаланучы һәм Җиңүче Георгий исемендәге Император Хәрби орденын гамәлгә куя. Ул сугышта шәхси батырлыклар күр-сәткән кешеләргә бирелә. Шулай, Россиядә “Георгий кавалеры” – тиңдәшсез батырлык синонимы барлыкка килә.

Александр Суворов, Михаил Кутузов, Фёдор Ушаков исемнәре – ул заманның горурлыгы. Ә батырлык символына әйләнгән кара-кызгылт сары тасмалы Георгий тәресен гади солдатларга һәм матросларга бирәләр. Бу тасма байрак кебек күп сугышлар аша үтә.

Әмма 1917 елгы инкыйлаб патша бүләкләрен бетерә. Тик батырлыкларны юк итеп булмый шул!

1934 елда Советлар Союзы Герое дигән югары исем барлыкка килә. Иң беренче булып ул суга баткан “Челюскин” параходы экипажын коткарган очучыларга тапшырыла. Ә аннан Герой йолдызы Бөек Ватан сугышында катнашкан маршал Георгий Жуков, яшь очучы Александр Покрышкин, Зоя Космодемьянская, Александр Матросов һәм башка Каһарманнар күкрәгендә “балкый”. Бу исем халык исеменә әйләнә.

автор: Әлфия Таишева

Чыганак: Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*