tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста “Шәп сани” фестивале узды
Апаста “Шәп сани” фестивале узды

Апаста “Шәп сани” фестивале узды

“Шәп сани” фестивалендә оешмалар, җирлекләр, коллективлар үзенчәлекле, иҗади итеп бизәгән чаналарын тәкъдим иттеләр.

Һәр оешма үзе әзерләп килгән чананы тау янына тезеп куеп, матур күргәзмә тәкъдим итте. Катнашучылар да күп булды.

Чаналарның күпчелеге Ат елына, Бөек шәхесләрнең иҗатына, юбилей елына багышлап ясалган иде. Арада коллективның эшчәнлеген, милләтара дуслыкны чагылдырганнары да бар.
Һәр коллектив үзенчә тырышкан, тарихи чаналарга да тукталган, кулдан ясалган чаналар да булды.

Соңыннан исә әлеге үзенчәлекле чаналарга утырып тау шудылар.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*