Балалар иҗат үзәгендә Дизайн студиясен җитәкләүче Разида Зарипова бу көннәрдә укучылары белән үзенчәлекле тегү эше белән мәшгуль. Оста куллы укучылары белән ул махсус хәрби операциядә яраланган солдатларга ул табиблар киңәш иткән мендәрләр тегә.
в Яңалыклар, Слайдер, Милли тормыш, Төп яңалыклар, Кайсыгызның кулы җылы, 14.01.2026 0 1
Балалар иҗат үзәгендә Дизайн студиясен җитәкләүче Разида Зарипова бу көннәрдә укучылары белән үзенчәлекле тегү эше белән мәшгуль. Оста куллы укучылары белән ул махсус хәрби операциядә яраланган солдатларга ул табиблар киңәш иткән мендәрләр тегә.
Мондый төр мендәрләрне «подушка-кость» дип атыйлар. Бу – ортопедик мендәр. Ул операция ясалган авыруларга баш, култык, аяк астына салып ятарга, шул рәвешле авыруларның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә.
«Сөяк -мендәр»не ясау идеясен «Актаныш» волонтерлык хәрәкәтеннән Резеда Храмова тәкъдим итте. Яңа ел бәйрәмнәре ялларында балалар иҗат үзәгендә кизү торганда Резеда белән 17 мендәр тектек. Резеда кисеп, ә мин тегеп тордым, – ди Разида апа.
Мендәр эченә тегүдән артып калган материал кисәкләре, иске, әмма чиста итеп юылган, үтүкләнгән йомшак эчке киемнәр тутыралар. Анысын Резеда Храмова үзе башкарып чыга, Актанышбаш клубында да бу эшне дәвам итәләр.
Кышкы каникулларда ял итеп килгән балалар мәктәптән соң Дизайн студиясенә килгәч, бу игелекле эшне бергәләп башкаралар.
– Бүген безнең беренче дәрес. Елыбызны игелекле эштән башлыйк әле, – дип Разида апа кызларга сөяк-мендәр өлгесен күрсәтте. Бергәләп тотынгач, эш карышмый. Кызларның кул да кисү-тегү эшенә ятып тора. Башта тукмаларны тиешле үлчәмдә кистеләр, аннан тегү машиналары артына утырып, өлгеләрне тоташтырдылар, -ди Разида апа.
Чыганак: aktanysh-rt.ru