ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү яулаган галимә
Җиңү яулаган галимә

Җиңү яулаган галимә

2025 нче ел ахырында Төмән дәүләт университетында узган «Ел укытучысы» «Dоctrina Maqistrorum» югары мәктәп укытучыларының педагогик осталыгы конкурсына нәтиҗә ясала һәм бүләкләү тантанасы уза.

Конкурс профессор, педагогика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Дуслык» ордены, «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән Владимир Загвязинский исемен йөртә. Аның җитәкчелегендә илебездә танылган фәнни–педагогик мәктәп барлыкка килә. Төмән өлкәсендә бу бәйге 2021 нче елдан үткәрелә. Төмән дәүләт университетында «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. 2025 нче елга йомгак ясау тантанасында җиңүчеләрнең исеме билгеләнә.

Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында (Төмән дәүләт университеты филиалы) эшләүче профессор Гүзәл Фәйзуллина бәйгедә катнашып «Профессор» номинациясендә Лауреат дипломы һәм Владимир Загвязинский исемендәге истәлекле билге белән бүләкләнә. 2023 нче елны да Гүзәл Фәйзуллина бу номинация буенча җиңү яулаган иде.

Гүзәл Фәйзуллина: «Бу конкурс ике этапта узды. Һәр номинация буенча катнашучылар ачык лекция үткәрделәр. Икенче этапта фәнни, укыту һәм тәрбия эше буенча тәҗрибә уртаклашу, ирешелгән казанышларыбызны күрсәтү булды. Аның максаты – укытучылар, галимнәр хезмәтенең кыйммәтен, мөһимлеген күрсәтү, студентларга белем бирүче, югары уку йортларында эшләүче галим-галимәләрнең хезмәтенә игътибарны көчәйтү дә. Барлык җиңүчеләр, лауреатлар да һөнәр эшчәнлекләрендә югары уңышларга ирешкән югары мәктәп укытучылары. Алар бәйгеләрдә катнашып үз эшләрендә осталыкларын күтәрәләр һәм алдынгы тәҗрибәләрен тапшыруда актив катнашалар», – дип уртаклашты.

«Dоctrina Maqistrorum» югары мәктәп укытучыларының педагогик осталыгы конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз. Һәр бәйге – ул тәҗрибә туплау өчен мәйданчык.

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: Гүзәл Фәйзуллина, Андрей Толстиков

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*