ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә «Себер йолдызы — Татар егете» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Төмән өлкәсендә «Себер йолдызы — Татар егете» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Төмән өлкәсендә «Себер йолдызы — Татар егете» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Төмән өлкәсендә «Себер йолдызы — Татар егете» иҗади бәйгегә гаризалар кабул ителә.

Проект талантлы яшьләрне, профессиональ остазларны һәм экспертларны берләштерә. Иҗади үсеш, актив яшьләрне берләштерү өчен мәйданчык булып тора.

Конкурс кысаларында катнашучыларны кастинглар, белем бирү программасы, остазлар белән эшләү һәм зур финал көтә. Катнашучылар сәхнә осталыгын үстерү белән генә чикләнмичә, лидерлык, командада эшләү өлкәсендә дә яңа белемнәр алачак.

Конкурс программасы белән беррәттән, Төмән өлкәсендә татар яшьләрен берләштерер өчен чаралар программасы да гамәлгә ашырылачак. Кастинг нәтиҗәләре буенча жюри бәйге финалистларын билгеләячәк, аларны ике атналык әзерлек программасы көтә.

Проект гала-концерт белән тәмамлана. Анда егетләр һәм кызлар зур сәхнәдә чыгыш ясаячак. Ә жюри конкурс җиңүчеләрен билгеләячәк. Төп приз — 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк.

Конкурс шартлары:

-17 яшьтән 30 яшькә кадәр, никахта булмаганнар;

-Төмән өлкәсендә, Уралда һәм Себердә яшәгәннәр;

-татар халкының гореф-гадәтләре белән таныш һәм аларны тирәнрәк өйрәнергә омтылучы егетләр һәм кызлар катнаша ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*