Иске Ярмәк авылы мәчетендә намазга йөрүчеләр, ахшам намазыннан соң, бәраәт кичәсе гыйбадәтләрен үтәделәр.
Тәртип буенча өч тапкыр Ясин шәриф сүрәсе укылды. Алар арасында өч мәртәбә нәфел намазын, төрле догалар укып, теләкләр теләнде. Тәүбә истигъфар кылып, ике дөнья иминлеге һәм бәхете, озын гыйбадәтле гомерләр, мул тормышлар, йорт-илләребезгә тынычлык, калебләребезгә һидәят нурын иңдеруне теләдек. Раббыбыз Аллаһы кабул итсен иде, разый булсын иде, дигән теләктә калдылар.
Чыганак: https://samtatnews.ru