ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка күрсәтелде
Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка күрсәтелде

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка күрсәтелде

Бүген, 15 февраль, Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналы чыгарылды.Чара гадәттәгечә Муса Җәлилнең туган көнендә уза. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

«Моабит дәфтәрләре» Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә язган шигырьләр җыентыгы. Җыентыкта эчтәлеге буенча төрле нацистларның җинаятьләрен фаш итүдән алып юмористик рәсемнәргә кадәр булган 93 шигырь бар. 60 ел элек дәфтәрләр Муса Җәлилнең хатыны Әминә тарафыннан Милли музейга тапшырылган. «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе музей фондларында саклана һәм шагыйрьнең туган көнендә генә аннан чыгарыла.

Фото: Татаринформ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*