ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил – көрәшче-шагыйрь
Муса Җәлил –  көрәшче-шагыйрь

Муса Җәлил – көрәшче-шагыйрь

Оренбург өлкәсе Саракташ районы Колчым авылы китапханәсендә «Муса Жәлилгә 120 яшь»  исемле әдәби чара узды. Бу утырышка авыл халкы, төбәк тарихын өйрәнүче оешма әгъзалары катнашты.   Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын сөйләделәр.  38 яшендә үк “гильотина” дигән кыргый ысул белән үтерелгән герой шагыйрьнең ачы язмышы безнең күзләрне яшь белән каплады.

Чарада Муса Җәлилнең, аның истәлегенә язылган шигырьләр яңгырады. Сакмар районы Үрге Чебенледә яшәгән Абдрашитов Бакый абыйның безнең якташыбыз Муса Залилов белән бер концлагерьларда булганы һәм шагыйрьнең шигырьләрен алып кайтканы турында, аларны укытучы Наил Рәхматуллин Казанга тапшырганы турында сөйләгәннәрне тамашачылар зур ихтирам белән тыңладылар.

Шагыйрь туган иленә тугрылыклы, искиткеч рухи ныклык үрнәге күрсәтә. Үлем җәзасы көткән дәвердә дә, туган иленә, халкына карата тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр яза.

“Моабит дәфтәрләре” шагыйрьнең шәхси батырлыгы гына түгел, Ватанны саклауга баскан бөтен халыкның ныклыгы символына әверелде.

Бөек шагыйрьгә багышлап  12 яшендә Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов яза:

Муса Җәлил!

Бу исемнән

Юктыр исем данлырак –

Дөньядагы батырларның

Барыннан батырырак…

Хәтта үлем алдында да

Төшмәгәнсең бит җебеп!

Муса абый, иртә тусам,

Булыр идем син кебек!

Муса Җәлил исеме мәңге үлмәс дигән фикер һәрберебезнең йөрәгендә урын алды.

Очрашуны китапханә мөдире Нигматуллина Гөлфия  оештырды.

Р.Нигъмәтуллина, төбәк тарихын өйрәнүче.

Оренбург өлкәсе, Колчым авылы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*