ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бергә эшләү күңелле дә, файдалы да
Бергә эшләү күңелле дә, файдалы да

Бергә эшләү күңелле дә, файдалы да

Арча районы Ташкичү мәдәният йортында гуманитар ярдәм әзерләү буенча эш тукталып та тормый. Җитәкчесе Гөлфия Мәгьсумова һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева үзләре дә тынгысыз җаннар, башкаларны да тик тотмыйлар. Биредә маскировка өчен челтәр үрүдә өлкәннәр генә түгел, яшьләр һәм балалар да активлык күрсәтә.

– Кичке якта мәдәният йорты шау килеп торды, кызларыбыз остәхәнәгә килсә, егетләребез чираттагы сетка үрүне дәвам итте, соңыннан барыбыз бергә тиз генә сетканы бергәләп үрдек, бергә эшләү күңелле һәм файдалы да булды, – диде Тәнзилә Вәлиева.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*